Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Рәисе Казанда «Елмай» балалар паркын ачуда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Елмай» яңа балалар паркында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

2012 елдан әлеге территория төзелеп бетмәгән участок рәвешендә буш тора иде. Казансу елгасының үсеш стратегиясе 12 паркны төзекләндерүне күздә тота. Яңа парк әлеге концепцияне гамәлгә ашыруга керә.

«Елмай» паркы - Кремль яр буендагы балалар һәм ата-аналар өчен уңайлы һәм имин урын. Парк шәһәрнең катлаулы, төрле дәрәҗәдәге ландшафтлы тарихи өлеше белән тоташа. Яңа шәһәр киңлегенең төп үзәге - уникаль балалар мәйданчыгы, анда иң кечкенәләр һәм яшүсмерләр өчен зоналар, су уеннары мәйданчыгы, казу эшләре зонасы, шулай ук калкулыклар, мәгарәләр, күперләр һәм башкалар бар. Шулай ук паркта төрле активлыклары булган павильон, күзәтү мәйданчыгы булган «Яшел» лабиринт, зур сәхнәле вакыйгалар зонасы каралган.

Рөстәм Миңнеханов паркны карады, «Архидети» иҗат остаханәсендә, кафеда булды, шулай ук ял итүчеләр белән аралашты.

Аерым алганда, ялда булган МХОдә катнашучылар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов барысын да сәхнәдән Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлады.

«Бу бәйрәм көнендә без искиткеч балалар паркын ачабыз. Дизайнерларыбызга һәм төзүчеләребезгә башкарылган эшләрнең югары сыйфаты өчен рәхмәт белдерәсем килә. Проектны гамәлгә ашырганда иганәчеләр ярдәм күрсәтте - аларга аерым рәхмәт сүзләре. Әмма иң мөһиме - безнең балалар. Сезгә монда кызык булыр һәм бу парк сезнең яраткан ял итү урынына әверлер дип ышанабыз», - диде Татарстан Рәисе.

Илсур Метшин үз чиратында республика җитәкчелегенә яңа җәмәгать киңлеге өчен рәхмәт белдерде. «Уникаль җайланмалар һәм шундый матур чаралар уздыру өчен матур сәхнәсе булган искиткеч мәйданчык», - дип өстәде шәһәр башлыгы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus