Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рәсим Баксиков балаларны тәрбияләү турында: Баланың фикере ата-ана үрнәгендә формалаша

«Фестиваль» бульварында «Политкухня» проекты презентациясендә Россия Герое Рәсим Баксиков подкастның алып баручысы Алинә Гыймалтдинова белән бала һәм ата-ана мөнәсәбәте һәм балаларда патриотлык хисе тәрбияләү турында фикер алышты. Рәсим Баксиков үзенең тәҗрибәсеннән чыгып, киңәшләр бирде.

Рәсим Баксиков билгеләвенчә, балаларның фикере формалашуда ата-ана – беренче үрнәк булып тора. «Беренче чиратта, баланың фикере ата-ана фикере нигезендә формалаша. Ата-аналар - ул беренче үрнәк, шулай ук балага укытучылар һәм көчле шәхесләр дә бик зур тәэсир ясый», – ди ул.

Ул шулай ук балаларда патриотлык хисе тәрбияләүнең, ягъни үз иленең гражданины булу һәм ни өчен аны якларга кирәклеген аңлатуда сугыш турындагы киноларның мөһимлеген әйтте. «Әйдәгез балаларга сугыш турындагы фильмнарны ешрак күрсәтик. Балаларга үзләрен ил гражданнары итеп хис итү мөмкинлеген күбрәк бирик», - дип, киңәш итте Баксиков.

Рәсим Баксиков сүзләренчә, балаларны тәрбияләүдә ата яки ана еш кына вәзгыятьне үз кулыннан ычкындырырга мөмкин. «Вәзгыятьне кулдан чыгару дөрес түгел. Күп кенә ата-аналарның баланы тәрбияләргә вакыты җитми. Мин шундый ук ата-ана - мине балалар күрми диярлек. Ләкин «икенче номерлы» ата-ана бар бит. Әни кешенең иңнәренә тәрбия ягыннан зур йөкләнеш төшә», - дип уртаклашты Баксиков.

Алып баручы Алинә Гыймалтдинова хәзерге вакытта күпчелек ата-аналарның балаларына киләчәк һөнәрләрен сайлау мөмкинлеге калдырмаулары һәм бу очракта нишләргә кирәклеге турында да сорады.

«Хәзер ата-аналар балаларын үзләре сайлаган юлны сайларга яки билгеле бер юнәлештә зур уңышка ирүшеләрен тәлап итәләр, әмма бала яраткан эше белән шөгыльләнмәсә, киләчәктә яхшы белгеч була алмаячак. Ата-ана балада үз эшенә мәхәббәт тәрбияләгән һәм үз эшенең барлык үзенчәлекләрен аңлаткан очракта гына, баланың ата-ана юлын сайлавы хәерле булачак», – дип аңлатты ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus