Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илшат Әминов «Политкухня» проектын тәкъдим итүдә туган телне өйрәнүнең җиңел ысулын атады

ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов «Политкухня» проектының презентациясендә туган телне җиңелрәк өйрәнергә ярдәм итүче киңәш бирде.

«Тел барыннан да яхшырак кайчан өйрәнелгәнен беләсезме? Менә мине авылга җибәрделәр, анда башка телне беркем дә белми (туган телдән, татарчадан кала). Ашыйсың килә башлыймы? Бик тиз өйрәнәсең. Телне өйрәнү рецепты шул. Ашыйсың килә яки берәрсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк? Сиңа туган телдә сөйләшергә кирәк булачак. Һәм бу бик мөһим», - дип саный Илшат Әминов.

Аның билгеләвенчә, тел аралашу чарасы булып калырга һәм барлык дәүләт учреждениеләрендә, ТР Дәүләт Советындагы чыгышларда кулланырга тиеш. «Ягъни 50/50 рус һәм татар телләрендә сөйләм яңгырарга тиеш. Бездә күп кенә министрлар, нәрсә турындадыр сөйләгәндә, сөйләмнәренә татарча җөмләләрне дә кертәләр. Бу бик мөһим», - диде Әминов.

Ул халык туган телен югалтса, мәдәниятне дә югалта, дип ассызыклады. Ә бу начар, чөнки мәдәниятләрнең күптөрлелеге безнең тормышыбызның күптөрлелеге белән чагыштырыла.

  • «Татар-информ»ның «Политкухня» проекты - ул хакимият һәм ризык турында Татарстанның беренче подкасты. Биредә Татарстанның танылган эшлеклеләренең балачактагы яраткан ризыкларының рецептлары турында гына сөйләшмиләр, ә республиканың эчке сәяси кухнясы серләрен дә ачалар.
  • «Политкухня»ның подкастларын «Татар-информ» сайтында, социаль челтәрләрдә һәм ТНВ телеканалында карарга мөмкин. Яңа чыгарылышлар сишәмбе һәм җомга көннәрендә чыга.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus