Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Илдус Мостюков истәлеген мәңгеләштерделәр: Легендар шәхес

Казанда Социалистик Хезмәт Герое, «үзеңнеке-читнеке» радиолокацион танып белү системасын булдыручы Илдус Мостюковка мемориаль такта ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, конструкторның туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләре катнашты. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Бүген без татар халкының бөек улы Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка мемориаль такта ачу белән хөрмәт күрсәтәбез. Тәҗрибәле җитәкче, талантлы конструктор», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов галимнең «Пароль» «үзеңнеке-читнеке» радиолокацион танып-белү Бердәм дәүләт гомумхәрби системасының генераль конструкторы һәм СССР радиосәнәгате министрлыгының 334нче фәнни-тикшеренү институты (хәзер Казан Радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институты) директоры вазифасындагы казанышларын аерым билгеләп үтте.

«Илдус Шәйхелислам улы — чын мәгънәсендә легендар шәхес», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Илдус Мостюковның оныгы Булат Мостюков та рәхмәт белдерде. «Безнең, аның оныклары Һәм оныкчыклары өчен ул һәрвакыт юл күрсәтүче йолдыз һәм үз эшенең иң лаеклы үрнәге булды һәм булачак та», - дип белдерде ул.

«Система эшли — бөек хәрби хезмәткәрләр һәм галимнәр ярдәмендә без уңышлы бәреп төшерәбез һәм юк итәбез (дошман самолетларын). Моның өчен аларга рәхмәт», — дип билгеләп үтте махсус хәрби операциядә катнашучы, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин.

Бронза такта Горький урамындагы 3б йортына куелган, анда Мостюков 2020 елдан бирле яшәгән. Монда ук, күршесендә, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштырылган.

«Конфликт булмасын өчен ике такта урнаштыру бик мөһим иде. Алар гомер буе партнерлар булды», - дип сөйләде мемориаль такта урнаштыру турында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Истәлек тактасының авторы - скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәдьянова. Татарстан Республикасы көненә Илдус Мостюковка мемориал кую карары ТР Рәисе кушуы буенча кабул ителде. Вакыт аз иде – нибары бер ай, мемориаль такта соңгы көннәрдә генә әзер булды.

Скульптор мемориаль тактаны туганнары киңәшләрен истә тотып һәм Социаль Хезмәт Герое фотосурәтләренә карап эшләгән. Барельеф алтын йөгертелгән радиодулкыннар фонында Мостюковның портретыннан тора.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus