Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кайбычта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иттеләр

Республика көнен дә бердәм булып бәйрәм иттеләр, бергәләп күңел ачтылар. Олысы да, кечесе дә Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркына җыелды. Аларның барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Ләйсән Саттарова хәбәр итә.

Тантанада хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар. Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Иске Чәчкаб хәрбие Самат Хәйретдиновны һәм аның тормыш иптәше Рузиләне мәйдан түрендә бүләкләделәр.

Болгар шәһәрендә «Аулак өй — көрәш» проектының финал ярышлары узган иде. Анда ел буе узган ярышларда катнашып жиңү яулаган өч команда көрәште.

«Кошман энҗеләре» командасы әлеге проектның финалында жиңү яулады һәм Уральск шәһәренә сәяхәткә бару хокукын да алды. «Җырлый торган авыл» фестивале җиңүчеләрен сәхнәдә хөрмәтләделәр.

Абхазиянең Сухуми шәһәрендә узган «Алтын мәйдан — Абхазия» Халыкара фольклор инклюзив фестивалендә катнашып, төрле номинациләрдә призлы урыннар яулаган «Земляки» төркеме солистларына да бүләк тапшырдылар.

Россиядә баручы Гаилә елына багышлап үткәрелгән «Иҗади гаилә» район фестиваль-конкурсында иң яхшысы дип танылган ике гаилә дә лаеклы бүләкләрен алды. Алар — Хуҗа Хәсән авылыннан Казаковлар һәм Муллиннар.

Районның төрле авылларында яшәүче биш гаилә командалары арасында эстафета ярышлары үткәрелде. Аны «Алдынгылар хәрәкәте» оештырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus