Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов: Яңа уку елында 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы ачыла

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша яңа мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын кабул итүдә һәм файдалануга тапшыруда катнашты. 1 сентябрьгә республикада 8 мәктәп һәм 10 мең укучыга исәпләнгән белем бирү оешмасының өстәмә корпусы, шулай ук 500 урынга исәпләнгән 2 балалар бакчасы төзелде.

«Яңа уку елында барлыгы 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы ачыла. Һәм кешеләр бу объектларны көтә. Аларга зур хезмәт һәм зур ресурслар салынган. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары республика файдасына хезмәт итәргә тиеш», - диде Миңнеханов.

Республика җитәкчесе барлык эшләрне вакытында тәмамлау өчен тырышып эшләгән төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе шулай ук укытучылар өчен дә шартлар тудырырга кирәк, дип өстәде, чөнки «мәгариф системасында иң мөһиме – педагоглар». «Сезгә яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Без Туган илебезнең чын патриотларын тәрбияләргә тиеш», - диде ул.

2024-2025 уку еллары башына Казанда «Гаилә» 133нче күп профильле лицее, «Икән» 95нче лицее, 79нчы экологик-технологик лицей, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенә өстәмә корпус һәм «Яркий» 218нче балалар бакчасы төзелде.

Моннан тыш, Лаеш районы Комлы Кавал авылында «Гармония» күп профильле лицеен һәм Лаеш районының Усад авылында «Инноватика» күп профильле лицеен, Биектау районында «Балачак» балалар бакчасы, Биектауда Х.Габаши исемендәге 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Чаллыда 42нче профильле лицей төзелеше тәмамланды.

Татарстанда 2010-2023 елларда «Мәгариф» илкүләм проекты һәм төрле программалар нәтиҗәсендә 61 мең урынга исәпләнгән 100 яңа мәктәп барлыкка килде. Шул ук чорда «Демография» илкүләм проекты һәм төрле программалар буенча 47 мең урынга исәпләнгән 291 балалар бакчасы булдырылды.

Татарстан мәктәпләре яңа уку елында 500 мең укучыны кабул итәчәк, шул исәптән 53 мең беренче сыйныф укучысы.

Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның М-14 микрорайонында «Гаилә» 133нче күп профильле лицейда булды. Уку йортының актлар залында видеоэлемтә буенча республикада төзелгән яңа мәгариф учреждениеләрен кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus