Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актанышта мөнәҗәт башкару, вәгазь сөйләү буенча «Җомга марафоны» оештырылган

Актаныш авылының «Яшьлек» мәдәни үзәгендә «Җомга марафоны» оештырылды. «Җомга марафоны» – татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту максаты белән оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»га фонд хезмәткәре Рафис Миңнәхмәтов хәбәр итә.

«Чараның беренче өлеше вәгазь сөйләү сыйфатында узып, анда Утыз Имәни исемендәге мәчетнең имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады. Икенче өлеше «сорау-җавап» форматына корылды, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев мөнәҗәтләр башкарды. «Җомга марафоны»н оештырган «Терәк-Опора» иҗтимагый-файдалы хәйрия фондының идарә рәисе Мансур Һашимов районда татар телен саклау һәм үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Әлеге чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев тә катнашты», – диде Рафис Миңнәхмәтов.

Фото: Рафис Миңнәхмәтов

«Татмедиа» АҖ филиалы «Актаныш-информ»ның радиотапшырулар буенча директор урынбасары Әлфия Мөхәммәтова дә фикерләрен белән уртаклашты: «Бу чара бик җыйнак, күп вакытны алмый, әмма үтемле итеп оештырылган. Туган тел проблемаларын, аны хәл итү юлларын мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан да тирәнрәк белүче юк. Алар фикеренә колак салып эш йөрткәндә, аларны да җәлеп иткәндә нәтиҗәсе тагын да зуррак булыр иде, дип уйлыйм», – диде ул.

«Җомга марафоны» – республикабыз районнарында яшәгән халкыбызга күренекле дин белгечләре, имамнар тарафыннан татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тартуны үзмаксат итеп куйган проект. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла», – диде Рафис Миңнәхмәтов.

Фото: Рафис Миңнәхмәтов

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus