Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда участок сайлау комиссияләре эшли башлады

Татарстанда Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерлекнең актив фазасы башланды. Ул 2024 елның 8 сентябрендә уза. Бүген барлык муниципаль берәмлекләрдә 2 меңнән артык участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Вакытлыча булу урыннарындагы гражданнарның тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итү өчен шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне сак астында тоту урыннарында һәм аэропортта 42 сайлау участогы ачылган. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тавыш бирүне уздыруга әзерлек кысаларында участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләрен төгәлләштерү эшен башлый. Сайлаучылар үзләре дә участок комиссияләрендә мәгълүматларын ачыклый ала. Барлык участок сайлау комиссияләре 8 сентябрьдә тавыш бирүгә әзерләнә. Безнең төп бурыч - республиканың һәр кешесе өчен гадел һәм үтә күренмәле тавыш бирүне тәэмин итү», - дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Мобиль сайлаучы» механизмы буенча гаризалар кабул итү дәвам итә, ул сайлаучыларга теркәлү урыны буенча түгел, ә фактта булу урыны буенча тавыш бирергә мөмкинлек бирә. Гаризалар 4 сентябрьгә кадәр территория яки участок комиссиясендә, «Минем документлар» күп функцияле үзәгенең теләсә кайсы офисында яисә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта кабул ителә. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе искәрткәнчә, Татарстан парламентына сайлау төбәк дәрәҗәсендәге сайлаулар, димәк, «мобиль сайлаучы» бары тик республика территориясендә генә эшләячәк.

Үзеңнең сайлау участогыңның адресын цифрлы сервислардан файдаланып белергә була: Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яисә Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Цифрлы сервислар» бүлегендә.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә уза. 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы округлар буенча сайлыйлар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе «Яңа кешеләр», «ЛДПР - Россия Либераль-демократик партия», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Коммунистик партиясе» сәяси партияләре исемлеген теркәде.

100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.

Барлык сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus