Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Себер һәм Уралда яшәүчеләр Әлмәткә килеп контракт төзи

Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче күп кенә ир-атлар контракт төзү өчен Әлмәтне сайлый, дип сөйләделәр «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә.

Әлмәттә контракт хезмәтенә җыю дәвам итә. Контракт төзү өчен Әлмәт хәрби комиссариатына башка төбәкләрдән: Омск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан һәм Россиянең башка регионнарыннан мөрәҗәгать итәләр.

Фото: © ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте

Шундый контрактчыларның берсе – Ульяновск өлкәсеннән 41 яшьлек Сергей. Ул яшәү урыны буенча урнашкан хәрби комиссариатларга шалтыратып белешкән, ләкин бөтен җирдә дә документларны рәсмиләштерү вакыты озак – 10-14 көнгә кадәр булган. Дустының киңәше буенча ул Татарстан хәрби комиссариаты кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә, анда аңа Әлмәткә килергә киңәш итәләр.

Биредә Сергей медицина комиссиясен нибары 3-4 сәгатьтә үткән, ә хәрби комиссариат хезмәткәрләре исә барлык кирәкле документларны тиз арада рәсмиләштергән.

Искәртик, Әлмәттә хәрби хезмәт турында контракт төзү тәртибе мөмкин кадәр гадиләштерелгән. Документларны нибары 3 сәгатьтә рәсмиләштерәләр. Контракт буенча сайлап алу пункты: Әлмәт шәһәре, Риза Фәхретдин урамы, 11а йорт. Элемтә өчен телефоннар: +8(8553)43-63-92; +7(902)711-12-11.

Фото: © ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте

1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүнең күләме арту РФ Президентының 1 августтан һәм ел ахырына кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум (195 мең урынына) күләмендә федераль түләүләр турындагы яңа указы белән бәйле.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus