Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда начар күрүчеләр өчен 5,5 мең тавыш бирү трафареты ясаганнар

Татарстанда начар күрүче һәм сукыр кешеләр өчен 5,5 меңнән артык трафарет ясаганнар. Әлеге трафаретлар ярдәмендә алар сайлау участокларында чит кеше ярдәменнән башка тавыш бирә алачак. Бу хакта Татарстанның «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе» директоры Идрис Хәертдинов сөйләде.

«5,5 меңнән артык трафарет җитештерелде. Яртысы партия исемлекләре, яртысы бер мандатлылар өчен. Сукыр кеше теләсә кайсы урында чит кеше ярдәменнән башка тавыш бирә алсын өчен, трафаретлар барлык участокларда урнаштырылачак», – дип аңлатты Хәертдинов.

Трафарет Брайль буенча бастыру өчен махсус тыгыз кәгазьдән ясалган почмактан гыйбарәт. Сукыр сайлаучылар тутырылмаган бюллетеньне трафаретка урнаштыра, шуннан соң капшап ячейканы таба һәм сайланган кандидат янында чәүкә билгесе куя.

Коляскадагы инвалидларга уңайлы булсын өчен сайлау участокларында гадәти өстәлләрдән түбәнрәк итеп төшерелгән өстәлле киңрәк кабинкалар каралган.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus