Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Республика көне алдыннан Татарстан флагын җәйделәр

Казан Кремле диварлары янында зур Татарстан флагын җәйделәр. Акция 30 августта билгеләп үтелә торган Республика көненә багышланган. Чараны партиянең («Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе») төбәк бүлеге, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Бөтенроссия Путинны хуплау комитеты ярдәме белән «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» региональ бүлеге оештырды.

50 метрга 25 метр зурлыктагы тукыманы 200дән артык кеше җәеп тоткан.

«Мондый масштаблы чара уздыру уңаеннан бераз дулкынлану хисе бар. Шулкадәр күп кеше: студентлар, «көмеш волонтерлар», иҗтимагый оешмалар җыелуы бик куандыра. Без барыбыз да флагыбызны зур хөрмәт белән җәйдек. Татарстан флагы җилдә җилфердәвен күреп, барыбызда да республикабыз өчен горурлык хисе уяна, дип ышанам. Бу безне бер-беребезгә якынайта», - дип тәэсирләре белән уртаклашты «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов.

Акциядә Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да катнашты. Мәйданчыкта Татарстан һәм аның уңышлары, мәдәнияте, тарихы белән горурланучы чын патриотлар җыелган, дип билгеләп үтте ул.

«Татарстан яши һәм үсә. Ул Россиядә алдынгы урыннарны биләп тора. Республикабызны бәйрәм белән котлыйбыз. Туган җиребезнең кадерен белүче, яратучы һәм безнең Татарстаныбыз иң яхшысы икәнен белүчеләргә рәхмәт!» - дип белдерде депутат.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus