Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Республика көне алдыннан Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ул тантанада катнашучыларны якынлашып килүче Республика көне белән котлады һәм аларга иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстан – илнең терәк төбәге. Биредә гражданнарның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлтелгән проектлар, программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, барлык социаль бурычлар үтәлә, дөньякүләм дәрәҗәдәге зур масштаблы чаралар үткәрелә. Югары нәтиҗәләргә ирешүдә безгә ил Президенты Владимир Путинның һәм федераль Хөкүмәтнең тулы ярдәм күрсәтүе булыша», - дип ассызыклады Миңнеханов.

Ул шулай ук бүләкләнүчеләрнең һәрберсе үзенең фидакарь хезмәте белән республикабыз һәм илебезнең чәчәк атуына зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте.

Фото: © «Татар-информ», Александра Давыдова

«Бүген безнең белән бу залда Туган илгә хезмәт итүне сайлаган, яу кырында аның суверенитетын яклаучы, хәрби бурычларын намус белән үтәүче, батырлык һәм каһарманлык күрсәтүче махсус хәрби операция катнашучылары бар. Без барыбыз да сезнең алда бурычлы, егетләр. Үз гомерегезне куркыныч астына куеп, сез Ватанны һәм гражданнарыбызның тыныч киләчәген яклыйсыз», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе хәрбиләргә.

Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективларына, фән, мәдәният өлкәсе эшлеклеләренә, транспорт, авыл хуҗалыгы, нефть химиясе комплексы хезмәткәрләренә нәтиҗәле уртак хезмәт өчен рәхмәт белдерде. Барлыгы 53 кеше һәм бер хезмәт коллективы бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллина бар – аларга «Дуслык» ордены тапшырылды. Казанның Сугыш ветераннары госпитале баш табибы урынбасары Кадрия Шәкүрова Лука Крымский медале, Ә «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Казан дәүләт энергетика университеты коллективына РФ Президенты рәхмәте белдерелде. Бүләкне уку йорты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов үзе алды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus