Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Володин сентябрьдә үз көченә керәчәк законнар турында сөйләде

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин сентябрьдә үз көченә керәчәк законнар турында үзенең Telegram-каналында сөйләде. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Сентябрьдә нинди законнар үз көченә керә. Яңа уку елыннан мәктәпләрдә хезмәт дәресләре мәҗбүри була, ә «Тормыш иминлеге нигезләре» урынына «Туган илне яклау һәм иминлек нигезләре» фәне барлыкка килә. Хезмәт тәрбиясе – белем бирү процессының аерылгысыз өлеше», - дип язган спикер.

Тагын нинди законнар һәм яңалыклар 1 сентябрьдән үз көченә керә:

  • Озата баручы заттан башка баручы билетсыз I төркем инвалидларын җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыю турында закон;
  • Идарәче компанияләрне гамәлгә куючыларга карата таләпләрне кырысландыру турында закон: алар берничә җинаять өчен (шул исәптән икътисад өлкәсендә) хөкемгә тартылган (хөкем карары әле кире алынмаган яки гамәлдән чыгарылмаган) булырга тиеш түгел. Шулай ук лицензияләре гамәлдән чыгарылган кешеләр дисквалификацияләнгән затлар реестрыннан чыгарылганчыга кадәр яңадан күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче оешма булдыра алмаячак;
  • 1 сентябрьдән барлык белем бирү оешмалары – балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр, техникумнар һәм югары уку йортлары – милек формасына карамастан, бинаның үзенә яки территориядә дәүләт флагын эләргә тиеш;
  • Дәүләт, муниципаль мәгълүмат системалары, шулай ук унитар предприятиеләр һәм дәүләт учреждениеләре системалары серверлары бары тик Россиядә генә булган, Россия юридик заты саналган һәм киберһөҗүмнәргә каршы тору дәүләт системасына тоташтырылган хостинг-провайдерлар хезмәтләреннән файдаланырга тиеш була;
  • Җиңел такси машинасы йөртүчеләре пассажирларның гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китергән өчен гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерергә тиеш була. Килешү җиңел такси машиналары региональ реестрына кертелгән һәр машинага төзелә. Килешү турында мәгълүмат салонда урнаштырылырга тиеш;
  • Эш бирүчеләр өстәмә эш өчен компенсацияне хезмәткәрнең хәзерге вакыттагы хезмәт хакыннан (премияләр һәм башка компенсация һәм стимуллаштыручы түләүләрне кертеп) чыгып исәпләргә тиеш;
  • Экскурсия алып баручылар һәм тәрҗемәче-гидлар сентябрьдән үз хезмәтләрен килешү нигезендә һәм шәхсән килеп күрсәтергә тиеш булачак;
  • Ростуризм электрон юлламалар турында белешмәләр биргәндә даими бозулар өчен туроператорларны бердәм федераль реестрдан чыгарачак;
  • Инвалидларның хезмәт хокукларын өстәмә рәвештә яклаячаклар: хезмәткәрләре саны 35 кешедән арткан эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саныннан 2-4 процент күләмендә инвалидларны эшкә алу өчен квота билгеләнә. Эшкә алынган инвалидларга (аларның индивидуаль реабилитацияләү яки абилитацияләү программасы нигезендә) тиешле хезмәт шартлары тудырылачак;

Моннан тыш, сентябрьдән үз көченә керәчәк тагын бер закон нигезендә беренче ярдәм күрсәтү кысаларындагы чаралар комплексын һәм аларның эзлеклелеген Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләячәк. Беренче ярдәм аптечкаларына дарулар салырга рөхсәт ителә. Элек исә бәйләү материаллары, жгутлар, битлекләр, перчаткалар гына салына иде. Моннан тыш, беренче ярдәм күрсәтү төшенчәсе һәм шартлары ачыклана, дип йомгаклады Володин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus