Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кондратьев 8 сентябрьдә уңайлы урында тавыш бирү мөмкинлеге турында искәртте

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев Казанның «Московский» мәдәни үзәгендәге сайлау участогын тәкъдим иткәндә «Мобиль сайлаучы» сервисы турында искәртте.

«Бездә «Мобиль сайлаучы» сервисы эшли, дип искәртәсем килә. Ул 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Аннан соң бернинди шалтыратулар һәм үтенечләр дә кабул ителми – бу закон. Безгә тавыш бирүчене сервис кысаларында бер участоктан икенчесенә күчерү өчен вакыт кирәк», - дип аңлатты Кондратьев.

«Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә сайлаучы, тавыш бирү көнендә үзенең теркәлү урынында булмаган очракта, уңайлы урында тавыш бирә ала. Моның өчен Татарстанда яшәүчегә тору урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул белән: «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк, территориаль сайлау комиссиясе яки участок сайлау комиссиясе аша бирергә кирәк.

Шулай ук өйдә тавыш бирү турында гариза биреп яки үзеңнең участок сайлау комиссиясенә шалтыратып кисәтергә була. Моны 8 сентябрьнең 14:00 сәгатенә кадәр эшләргә мөмкин.

«Әгәр дә сез кайдадыр сәламәтлек хәле буенча яки үзе авыру кешене карау сәбәпле тавыш бирү көнендә сайлау участогына килә алмаячак кеше барлыгын беләсез икән – хәбәр итегез, булышыгыз, без һичшиксез ярдәмгә киләчәкбез. Барлык сайлау комиссияләре дә өйдән тавыш бирүгә әзер», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Кичәге көннән бирле Татарстанда барлыгы 2760 сайлау комиссиясе эшли.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза.

50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus