Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмара районының Ядегәр авылында заманча китапханә ачылды

Кукмара районының Ядегәр авылында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп корылган модельле китапханә ачылды. Биредә балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә матур әдәбият һәм фәнни китаплар уку, ялны файдалы итеп уздыру өчен барлык заманча мөмкинлекләр дә тудырылган. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, республика яшүсмерләр китапханәсе директоры Наилә Вәлиуллина, Татарстан Республикасы милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Ирек Һадиев, Татарстан Республикасы милли китапханәсе методисты Рәмзия Гаязова һәм башкалар катнашты.

Фото: © Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Бүген Ядегәр җирлегендә зур бәйрәм. Без заманча таләпләргә туры китереп ясалган модельле китапханәне ачу чарасына җыелдык. Программа буенча районда ике китапханә үзгәртеп корылган иде, быел тагын икесенә яңа сулыш алды. Китапханәдә балаларга да, яшьләр һәм өлкәннәргә дә китаплар уку, ял итү өчен заманча мөмкинлекләр тудырылган. Балалар биредә аеруча еш булырлар, үзләренең буш вакытларын файдалы итеп уздырырлар, белемнәрен арттырырлар дип ышанам. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм, саулык-сәламәтлек, иминлек телим», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Китапханә мәдәният йортының икенче катында урын алган. Китапханә мөдире Диләрә Миннебаева сүзләренә караганда, биредә Ядегәр, Тарлау, Түбән һәм Югары Шәмәрдән авыллары халкына хезмәт күрсәтелә.

«Без узган ел модельле китапханәләр төзү буенча узган федераль конкурста катнашып, җиңүче дип танылдык һәм 8 миллион сумлык грантка ия булдык. Әлеге акчага китапханәгә бик күп яңа җиһазлар, заманча җайланмалар, яңа китаплар кайтарылды. Махсус мәйданчыкларда компьютер, ноутбук, виртуаль күзлек, өй кинотеатры, логопедик өстәл, «Алма» мобиль өйрәтү комплексы, зур телевизор, курчак театры, интерактив стена, интерактив идән һәм башка бик күп төрдәге җайланмалар урын алды. Модельле китапханәдә Илнура Зарипова белән икәү эшләячәкбез. Исән-сау хезмәт итәргә язсын», — ди китапханәче Диләрә Миннебаева.

Фото: © Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus