Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә шәкертләр бал аертты

Казан шәһәрендә урнашкан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә шәкертләр умарталыкта бал алу тәҗрибәсен күрсәтте. Әлеге чара теоретик белемнәрне практика белән ныгыту максатыннан үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Шәкертләрнең осталыгын карарга килүчеләр арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Камил Ногаев һәм Раил Шәмсетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, шулай ук танылган язучылар Ләбиб Лерон һәм Данил Салихов, мәдрәсә иганәчеләре һәм башка чакырылган кунаклар бар иде.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларны уку йорты эшчәнлегенең төрле юнәлешләре белән таныштырды. Ул өлгергән яшелчәләр үскән теплицалар, алма бакчалары һәм җиләк түтәлләре буйлап экскурсия үткәрде – болар барысы да коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып тора.

Шуннан соң кунаклар умартачылык комплексында булды, анда Ильяс хәзрәт кызыклы фактлар белән уртаклашты. Биредә мәдрәсә шәкертләре өчен бер елга җитәрлек бал запасы җитештерелә, әмма төп басым бал кортларын карарга өйрәтүгә ясала. Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә студентлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә умартачы һөнәре турында таныклык алалар.

Чарада катнашучылар һәм чакырылган кунаклар умартачы киемнәрен киеп, бал кортларын карау кагыйдәләре, бал суырту барышы белән танышты.

Аннары кунаклар һәм шәкертләр өйлә намазы укыды, илебезнең иминлеге өчен бергәләп дога кылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus