Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Саба районы Шекше авылында бишенче тапкыр «Бал туе» булды

Саба районы Шекше авылында бишенче тапкыр «Бал туе» узды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәридә Вилданова яза.

«Бал бәйрәмен алты ел элек Башкортостаннан күреп кайткан идем. Аны тагын да тулыландырып, үзгәртеп үзебездә дә үткәрә башладык. Быел үзенчә юбилей елы. Коронавирус сәбәпле, ул 1 ел булмый торды. Башкортстан умартачылары белән ике арада дуслык күпере сузылды. Әлеге бәйрәмне үткәрүгә теләктәшлек күрсәткән район башлыгына, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, иганәчеләргә бик зур рәхмәт. Алар ярдәменнән башка мондый күләмле бәйрәмне оештырып булмас иде. Дәвамлы булсын, дип кенә теләргә кала», – диде Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов.

«Быел табигать шартлары умартачыларга кырысрак булса да, бал җитәрлек дәрәҗәдә булды. Май аендагы салкыннар үсемлекләргә зур зыян китерде. Беренче чиратта юкә агачы зарар күрде. Шуңа юкә балының бәясе дә шактыйга артты. Ул быел 2200 сумнан башлана. Умарталарын карабодай, көнбагыш басуларына алып китүчеләр, әлбәттә, табышсыз калмады. Гомумән, быел балга бәяләр бераз күтәрелде. Быел карабодай балы күп булачак. Ул 1500-1600 сум, чәчәк балы 1800 тирәсе тора», – ди тәҗрибәле умартачы, чараны оештыручыларның берсе Фәнил Сираҗиев.

Бәйрәмдә катнашучыларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин тәбрикләп, ул районыбызда умартачылыкның елдан-ел үсеш алуын билгеләп үтте.

Аграр тармак җитәкчесе «Елның иң яхшы умартачысы» исеменә лаек булган Нияз Латыйповны, районыбызда әлеге тармакны үстерүгә зур өлеш керткән Илнур Мөхәммәтовны бүләкләде. Иганәчелек күр­сә­тү­челәрнең берсе – «Игенче» ху­җалыгы җитәкчесе Алмаз Зарипов та бәйрәмнең дәвамлы булуын теләде. Әлеге бәйрәмгә балның шифасын белүчеләр, кыскасы, бал яратучылар җыйналганын сәү­дә рәтләренең сатып алучылардан өзелеп тормавы раслый иде. Бигрәк тә Урта Нырты авылыннан килгән Данил Яруллинның сәүдә ноктасыннан бал һәм аннан җи­тештерелгән продукцияне халык чират торып алды.

Ул «Иң тәмле караңгы төстәге чәчәк балы» номинациясендә җи­ңүче булып танылды. Урта Ныртыдан Нияз Латыйпов һәм Оренбургтан Валерийт Сидоров.

«Ел саен әлеге бәйрәмне сагынып көтеп алабыз. Авылыбызның икенче Сабантуе бит бу. Күрше-тирә авыллар җыела, таныш-белешне очратабыз. Бал туена бик рәхмәтлебез. Үзебез авыз итеп, бал һәм аннан ясалган төрле шифалы әйберләр алабыз. Без бу бәйрәмгә бик рәхмәтле», – ди Шекшедә яшәүче Фирдәүсә Нәзирова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus