Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аксубай мөхтәсибәтендә яңа «Әниләр» мәчете ачылды

Бүген, 28 августта, Аксубай районының район үзәгендә Көнбатыш урамы, 11нче йорт адресы буенча урнашкан «Әниләр» мәчетен ачу тантанасы булып узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Шамил Яһудин, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, район аксакаллары, якын-тирә районнар мөхтәсибләре, төзелешне башлап йөрүчеләр һәм хәйриячеләр катнашты.

Мәчетне ачу тантанасы Коръән аятьләре укылып башланып китте.

Аннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләде, мөселманнар тормышында мәчетләрнең әһәмияте һәм аларның фазыйләтләре турында сөйләде. Ул, мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдереп, аларны Татарстан мөфтиятенең рәхмәт хатлары һәм медальләре белән бүләкләде.

«Әниләр» мәчете – Аксубай бистәсендә үзәктән читтәрәк урнашкан икенче мәчет. Җирле халык бу мәчетнең кирәклеге турында мөрәҗәгать белән чыккан булган. Чөнки Үзәк мәчет бистәнең бу урыныннан ераграк булу сәбәпле, аңа җәяү барып җитү күп вакытны алган. Нәтиҗәдә 2023 елның июлендә шәхси кирпеч йорт төзү ниятләнгән урында төзелеш-реконструкция эшләре башланып киткән.

150-200 кешегә исәпләнгән мәчеттә заманча уңайлыклары булган тәһарәтханә, ислам нигезләрен өйрәнү өчен уку сыйныфы, ашханә-кухня бар. Мәчеттә дәресләр һәм ифтарлар үткәрелә, шулай ук дини йолаларны башкару өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган.

«Әниләр» мәчете су, газ, электр белән тәэмин итү буенча инженерлык челтәрләренә тоташтырылган. Шулай ук гыйбадәт залларында җылы идән ясалган. Киләчәктә мәчет тирәсен матурлау, ял урыннары һәм заманча балалар мәйданчыгы булдыру көтелә.

Бүгенге көндә Аксубай районында, яңа ачылган мәчетне дә кертеп, 29 мәчет эшли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus