Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чаллыда балалары туган махсус операция хәрбиләренең гаиләләренә бүләкләр тапшыралар

Чаллыда балалары туган хәрбиләрнең гаиләләренә комплектлар бүләк итәләр. Бүген шундый бүләкне Спец позывнойлы хәрбинең хатынына тапшырдылар. Әти кеше дә кыска вакытлы ялга кайткан.

Ял итәргә вакыт юк, гаилә эшләрен хәл итәсе бар, ди ир-ат. Барысына да өлгерергә кирәк. Чөнки аның нибары 2 атна гына вакыты бар. Хәрби 2022 елдан бирле алгы сызыкта. Баштарак кызлары әтисенең нигә китүен аңламый.

«Кызыбыз кайчак үпкәли. Паркка яисә әтиләр белән йөри торган башка җиргә барабыз. Башкаларның әтиләре алар белән килә, «ә минем әти юк», дип үпкәли. Мин аңа аңлатам. Безнең әти илне яклый, «без синең белән тыныч йөри алсын, башкалар тыныч йөрсен өчен», дим. Бала инде үзе горурлана башлый, үзе аңлый», - дип сөйләде хәрби хезмәткәрнең хатыны Ирина.

Спец позывнойлы хәрбинең гаиләсендә өч кыз, ә июнь азагында аларның уллары туган. Ир-ат әле дә яраткан хатынының йөкле булуы турында белгән көнен хәтерли. Бу аның алгы сызыктагы иң бәхетле мизгелләрнең берсе була.

Бүген хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә кунаклар килде. Автозавод районы администрациясе башлыгы Айрат Хөснуллин Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменннән барлык сезоннарга каралган дүрт комбинезон, пижамалар, коляска өчен комплект тапшырды. Әни кеше әйтүенчә, 1 сентябрь алдыннан алар финанс ярдәме, канцелярия товарлары алу өчен сертификат, мәктәп портфеле һәм башка күп нәрсәләр дә алган.

1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүнең күләме арту РФ Президентының 1 августтан һәм ел ахырына кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум (195 мең урынына) күләмендә федераль түләүләр турындагы яңа указы белән бәйле.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus