Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Түбән Камада капремонт ясалган химия-технология институтын, көллиятне карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре барышында капиталь ремонт эшләре үткәрелгән химия-технология институтында һәм педагогика көллиятендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама химия-технология институтының үзәк корпусында капиталь ремонт эшләре быел төгәлләнгән. Бинаның түбәсе яңартылган, эчке бизәкләү эшләре башкарылган, инженерлык челтәрләре алыштырылган, лабораторияләрдә заманча җиһазлар урнаштырылган. Киләчәктә тулай торагы булган аерым кампус төзергә ниятлиләр.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама химия-технология институтын республиканың мөһим белем бирү һәм фәнни үзәге дип атады. Ул шулай ук дуаль белем бирүне тагын да активрак үстерергә чакырды.

ТР Рәисенә институт мәйданчыгында «Сибур Интех» белгечләрен әзерләү һәм компетенцияләргә ярдәм күрсәтү проекты гамәлгә ашырылачагы, укыту үзәгенең барлыкка килүе нефть химиясе тармагы өчен эшче кадрлар әзерләүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәге хакында сөйләделәр.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов 1981 елда ачылган Түбән Кама педагогика көллиятендә булды. Учреждениедә 800гә якын студент белем ала, алар – булачак тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф һәм физкультура укытучылары. Капиталь ремонт бердәм укыту киңлеген формалаштырырга мөмкинлек биргән, кабинетларда яңа җиһазлар урнаштырылган.

Педагогика көллияте белән танышканнан соң, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин ТР Рәисенә кадрлар әзерләүгә кластерлы якын килүне үстерү хакында сөйләде. Аерым алганда, конкрет эш бирүчеләр өчен белгечләр әзерләү максатыннан Түбән Кама белем бирү учреждениеләрен һәм сәнәгать предприятиеләрен якынайту эше алып барыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus