Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Камалтынов махсус операциядә катнашучы, балалар клиник хастаханәсе табибы белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов махсус хәрби операциядә катнашучы, Республика балалар клиник хастаханәсенең теш казнасы-бит хирургиясе бүлеге табибы Нияз Әхмәдуллин белән очрашты. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Нияз Әхмәдуллинның бөтен хезмәт биографиясе диярлек медицина белән бәйле: ул үлекле хирургия медицина хезмәткәре булып эшләгән, Казан медицина университетын тәмамлаганнан соң аны теш казнасы-бит бүлегенә табиб-интерн вазифасына алганнар, ул бүген дә шунда эшли.

Фото: © «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге

2022 елда Нияз Әхмәдуллин, мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына юл тота. Хәзерге вакытта ул яраланганнан соң тернәкләнү уза, якын арада эшенә әйләнеп кайтырга ниятли.

Юрий Камалтынов дәвалауның ничек баруы белән, хәл ителмәгән ниндидер мәсьәләләр калмадымы дип кызыксынды. Ул шулай ук Нияз Әхмәдуллинга республика сәламәтлек саклау системасындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Очрашу «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлегенең «Үзеңнекеләр турында кайгырту» проекты кысаларында узды. Акция Татарстанның барлык районнарында да узачак һәм 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында җиденче чакырылыш Дәүләт Советына партиянең төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән депутатлыкка кандидатлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булачак, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйләячәк, аларга өстәмә ярдәмнең кирәк булу-булмавын белешәчәк.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең («Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе») исемлекләрен теркәде. 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus