Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Идел» үзәге директоры Наилә Галиева: Татар яшьләре көннәре елдан-ел популярлаша

27-31 август көннәрендә Боровое Матюшинода урнашкан «Волга» үзәгендә 34нче тапкыр Татар яшьләре көннәре үтә. Аны «Идел» яшьләр үзәге оештырып килә.

«Татар яшьләре көннәре елдан-ел популярлаша. Гаризалар бик күп килсә дә, 150 делегат кына чакыру мөмкинлегебез бар. Бик нык киләселәре, катнашысалары килеп, килә алмыйча калганнар да бар. Популярлык артуның сәбәбе — элек монда җыр-биюгә генә күбрәк игътибар булса, ә хәзер күптөрле тренинглар, лекцияләр үткәрәбез. Бизнес, тарих, иҗат һ.б. юнәлешләрне колачлыйбыз», — диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук әңгәмәдәш, быелгы чарада булган яңалыклар турында да бәян итте.

«Быел «Идел» яшьләр үзәгенә 25 ел. Шуңа күрә форумыбыз программасында да үзенчәлекләр бар. Без быел Татар яшьләре көннәрендә лидерны гына сайламыйбыз, ә көмеш лидерны да сайлыйбыз. Көмеш лидерга да медаль тапшырылачак. Шулай ук иң актив делегация сайланачак, былтыр да бу бәйгене үткәрдек, бик матур килеп чыккан иде. Иң актив буларак танылган делегациягә 10 мең сумлык сертификат тапшырылачак. Социаль челтәрләрдә форумнан кызыклы, халык игътибарын җәлеп итәрлек постлар куючылар арасында да җиңүче билгеләнәчәк», — диде Наилә Галиева.

Бүген программа буенча Татарстанның халык язучысы, танылган җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла белән очрашу, мастер-класслар һәм Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинның гаилә кыйммәтләре хакында лекциясе булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus