Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актаныш районы башлыгы Аккүз авылында яшәүчене бер гасырлык юбилее белән котлады

Актаныш районы Аккүз авылында яшәүче Рәхилә Госманова 100 яшьлек юбилеен каршылады. Гасыр яшьтәшен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап Татарстан Рәисенең тәбрикнамәсен тапшырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Ул Рәхилә Госмановага Бөек Ватан сугышы чорында Бөек Җиңүне китергән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы кулыннан купшы чәчәк гөлләмәләрен кабул итеп алган йөзьяшәр әбинең бермәл күңеле тулып та алды. Шулай булмый ни, балачагы, яшьлек елларының авырлыгы әле дә исләренә төшә. Бүгенге бәхетле тормышына мең шөкер итеп яшәгән чагы Рәхилә әбинең.

Рәхилә Госманова гомере буе туган нигезенннән аерылмый. Мәктәптә яхшы укый ул, Иске Байсар мәктәбенә барып, чоры өчен бик дәрәҗәле 10 сыйныфны тәмамлый.

Кызның сәләтен күреп башлангыч сыйныфларны укытырга куялар. Киләчәктә укытучы булырга уйлый, әмма әтисенең авырып китүе сәбәпле, Минзәлә педагогика училищесына укырга бару хыялда гына кала.

Әти-әнисен карап, тәрбияләп соңгы юлга озата. Туганнарын да югалта. Хуҗалыкта батырып эшли, кайсы вазифага алынса да, җиренә җиткереп башкара.

«Рәхилә әби хәзер килене Вәсилә апа белән гомер итә. Бик канәгать ул кызы кебек күргән Вәсиләсеннән. Бердәнбер улы күптән вафат, килене аның терәге, иптәше, дусты, сердәше», диелгән хәбәрдә.

Рәхилә апаны карап, тәрбияләп гомерен озайтканы өчен Ленар Зарипов йөзьяшәрнең якыннарына рәхмәтләрен җиткерде.

Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамова, «Чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Сәхабетдинов, ветераннар оешмасы җитәкчелеге дә бәйрәмгә бүләкләр, чәчәкләр белән килгәннәр иде. Авылның ак әбисен хөрмәтләп бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен юлладылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus