Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лаеш мөхтәсибәтендә «Ихлас» мәчете янында икенче чишмә ачылды

Бүген Лаеш районы Усад авылында «Ихлас» мәчете янында тантаналы рәвештә икенче чишмә ачылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Лаеш районы Усад авылы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Гали хәзрәт Хәсәнов, шулай ук район имамнары, эшмәкәрләр, иганәчеләр һәм мәхәллә халкы катнашты.

Кунаклар алдында беренче булып сәламләү сүзләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җиткерде. Үз чыгышында ул сәдакаи-җариянең мөһимлеге турында искәртте, кешеләргә һәм җан ияләренә су эчертү иң саваплы гамәлләрнең берсе булуы хакында әйтте. Чыгышы ахырында Камил хәзрәт әлеге изге эштә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Чишмә мәхәллә халкы, биредә яшәүчеләр, иганәчеләр һәм әйләнә-тирәдәгеләргә битараф булмаучыларның тырышлыгы белән сафка басты. Мәчет янәшәсендә урнашкан су чыганагы – әлеге җирлектә икенче чишмә. Бүген ачылган чишмә бары хатын-кызларга су алу өчен каралган. Усад авылы өчен су чыганагы бик кирәк, биредә көн саен чишмәдән 10 мең литр су алалар.

Чишмә ачылышы кысаларында Усад авылы «Ихлас» мәчетендә 16 яшькә чаклы балалар арасында районкүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Катнашучыларның чыгышларын Казан шәһәрендә урнашкан Коръән хафизлар әзерләү үзәге вәкилләре бәяләде. Быел Коръән бәйгесендә җитмештән артык бала көч сынашты.

Моннан тыш, «Ихлас» мәчетендә Лаеш районы имамнары җыелышы үтте, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus