Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мордовиядә татар авыллары мөселманнары беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә әзерли

Мордовиянең Ләмбрә һәм Чирмиш авыллары мөселман җәмгыятьләре «Баланы мәктәпкә җый» хәйрия акциясе үткәрде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Акциянең координаторы – Ләмбрә авылы имамы Рәшит хәзрәт Сәйфулов. Аның сүзләренчә, мәчетләргә йөрүчеләрнең күбесенең мәктәп яшендәге, шул исәптән беренче сыйныфка баручы балалары бар.

«Бу – бала тормышында мөһим һәм җаваплы вакыйга, шуңа күрә без ата-аналарга балаларны мәктәпкә җыюда ярдәм итәргә булдык. Барлык беренче сыйныфка баручыларга канцелярия кирәк-яраклары җыелмалары һәм кечкенә генә татлы күчтәнәчләр бүләк иттек. Без, әлбәттә, күп балалы гаиләләргә өстенлек бирдек. Ләмбрәдә беренче сыйныфка керүче укучыларның гаиләләрендә өчәр, дүртәр һәм хәтта алтышар-җидешәр бала», – дип билгеләп үткән Рәшит хәзрәт.

Ул шулай ук булачак беренче сыйныф укучыларына белем алуның мөһимлеге һәм киләчәктә әти-әнинең горурлыгы һәм җәмгыятебезнең файдалы әгъзалары булу өчен тырышып укырга кирәклеге турында сөйләгән.

Чирмиштә беренче сыйныфка баручы укучыларга бүләкләр тапшыруда шулай ук авыл аксакаллары да катнашкан. Алар имамның инициативасын югары бәяләде һәм бу изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus