Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан ирекле янгын сүндерүчеләре махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтте

Татарстаннан махсус операция зонасына 6 тоннадан артык чираттагы гуманитар йөк партиясен илттеләр. Йөкне «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы Үзәк советы ярдәмендә китерделәр.

Гуманитар конвой алты подразделение хәрбиләренә адресланган, алар составында Татарстан кешеләре дә хәрби бурычын үти.

Йөк урыннардагы ихтыяҗларны исәпкә алып формалаштырылган. Аңа гомуми егәрлеге 14,5 кВт булган бензин һәм дизель генераторлары кергән, электр белән тәэмин итү системаларын салу өчен 5 мең метрдан артык кабель, блиндаж төзү һәм окопларны төзекләндерү өчен полиэтилен пленка һәм җылыткыч, техник һәм эчәргә яраклы су запасын саклау өчен 13 еврокуб, йөк платформалы «Урал» мотоциклы, хәрби бәррелеш линиясендә янгыннарны сүндерү өчен 500дән артык порошок һәм углекислоталы янгынсүндергеч, автотехника өчен запас частьләр, шулай ук туган як искә төшерә торган милли ризык - чәкчәк һәм хуш исле бал кергән.

Гуманитар конвойны Татарстанның төбәк бүлеге советы рәисе Радик Камалетдинов озатты.

«Бу, мөгаен, Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Татарстан бүлеге җибәргән гуманитар йөкнең иң зур партиясе булып тора. Безнең инициативаларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүче Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте Үзәк советы Рәисе Алексей Крыловка аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Һәм Татарстанның барлык предприятиеләренә, шулай ук битараф булмаган, һәрвакыт фронт ихтыяҗларына җавап бирүче һәм йөкне комплектлауда ярдәм итүче кешеләргә зур рәхмәт», - диде ул.

Рейс җиңел булмаган, гуманитар ярдәм илтүче йөк машинасы ватылган. «Әмма бу безнең ватандашларның әлеге проблемада ярдәм итүе белән компенсацияләнә. Барыгызга да аерым рәхмәт сүзләре! Әлбәттә, бу сәфәрдә иң кадерлесе - безнең саклаучылар белән очрашу минутлары, алар чираттагы тапкыр безнең барысын да җиңеп чыгуыбызга, бергә барысын да булдыруыбызга ышанычны ныгытты!» - диде Радик Камалетдинов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus