Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасы 27 августта Казан Кремлендә узды.

Республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Татарстаннан 45 гаилә булган. Тантаналы кабул итүдә Миңнехановның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова да катнашты.

Бүләкләнүчеләр арасында 5 бала әти-әнисе Илнур Мотыйгуллин һәм Алия Нуралиева бар иде. Аларга Миңнеханов «Ата-ана даны» ордены медальлен тапшырды. Татарстан Рәисе шулай ук күп балалы Фирүзә Шәрипова (Азнакай), Фәния Кәримова (Әлмәт), Мария Псурцева (Лениногорск), Гүзәлия Гыйльфанова (Тукай районы) һәм Нина Андреевага (Чирмешән) «Ана даны — Материнская слава» медален тапшырды.

«Гаилә — ул гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклау нигезе. Сез үз өстегезгә ата-ананың бәяләп бетергесез игелекле хезмәте — искиткеч балаларны лаеклы тәрбияләүне алдыгыз», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе кабул итүдә катнашучыларга.

Нәкъ менә гаиләдә төп кешелек кыйммәтләре - җиргә һәм туган йортка мәхәббәт, Туган илгә тугрылык, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек салынуы турында әйтте ул.

Миңнеханов Ватаннарын саклап махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарына һәм хатыннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерде. Аның сүзләренчә, андый хатын-кызлар хәрби хезмәткәрләр өчен ышанычлы тыл һәм таяныч булып тора.

«Без күп балалы гаиләләрнең, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең күңел юмартлыгы, мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы белән горурланабыз», - диде Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus