430 мотоукчылар полкы һәм 621 артиллерия дивизионы хәрбиләренә Татарстан Республикасы көне алдыннан республика дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләү тантанасыннан видеоны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында урнаштырды.
«Аларның һәрберсе – батырлык һәм кыюлык үрнәге! Җиңү белән көтәбез!» - дип язган республика җитәкчесе.
Миңнеханов шулай ук егетләргә хезмәт вакытында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
«Егетләребезгә хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт. Горурланабыз!» - дип язган ул.