Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстаннан фура Рубежное шәһәренә мәктәп букчалары һәм башка кирәк-яраклар илтте

Рубежное шәһәренә Татарстаннан гуманитар ярдәм фурасы килде, ул балалар өчен мәктәп букчалары һәм башка кирәк-яраклар китерде. Әлеге йөк «Бердәм Россия»нең «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында җибәрелде, аның максаты – яңа уку елы алдыннан балаларга ярдәм күрсәтү.

Татарстан премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин укытучылар, балалар һәм әти-әниләрне якынлашып килүче уку елы белән котлады. Беренче сыйныфка баручы укучылар өчен бу аеруча дулкынландыргыч мизгел, дип билгеләп үтте ул. Әһлиуллин аларның яңа белем дөньясында уңышларына ышануын белдерде. Ул шулай ук укытучыларга сабырлык һәм балаларга карата мәхәббәт теләде һәм аларның теләсә нинди авырлыкларны бергәләп җиңә алачагын ассызыклады.

Катлаулы вакытларга карамастан, балалар укуын дәвам итәргә һәм тыныч тормышка әзерләнергә тиеш, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов. Татарстан сезнең белән булачак һәм ярдәм итүен дәвам итәчәк, дип ышандырды ул.

Рубежное шәһәре башлыгы Сергей Хортив Татарстанга уку елы алдыннан аеруча мөһим булган бик вакытлы ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, китерелгән мәктәп кирәк-яраклары һәм технологик җиһазлар җирле мәктәпләр өчен бик кирәк, бигрәк тә хәзерге шартларда. Хортив шулай ук шәһәрнең барлык балалары өчен тиздән имин һәм тыныч тормыш башланачагына ышаныч белдерде.

Искәртик, 23 августта Казаннан гуманитар ярдәм партиясе җибәрелгән иде. Аның составына мәктәп кирәк-яраклары гына түгел, төзелеш материаллары һәм башка товарлар да керде. Йөкне «Яшь гвардия» активистлары һәм «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре җыйды.

Җибәрер алдыннан йөкне чараның мөхтәрәм кунагы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җентекләп тикшерде һәм хуплады. Ул әлеге мөһим эшкә керткән өлеше өчен барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus