Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин Казан Перинаталь үзәгендә күп балалы гаиләләрне ишәю белән котлады

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казанның 7 санлы шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәгендә булды.

ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казанның 7 санлы хастаханәсе баш табибы Артур Делян һәм баш табибның акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Татьяна Шинабетдинова белән бергә Фәрит Мөхәммәтшин бүген бала тудыру йортыннан чыгучы яшь әниләрне каршы алды.

Шуларның берсе – Яшел Үзәннән Алена Сидорова – бишенче тапкыр әни булган. Аның кызы туган. Ире белән бергә алар инде дүрт ул тәрбияли. Баланы табу авыр булган, әмма перинаталь үзәк табиблары әлеге катлаулы бурычны «җиңеп чыккан».

Айгөл Сафина исә малай бала тапкан, ул аларның гаиләсендә өченче бала була. Баланы тапканда әни кеше белән табиблар кендек уралу, сабыйның авырлыгы кечкенә булу һәм башка авырлыклар белән очрашкан. Ләкин табиблар бу очракта да малайга һәм әни кешегә ярдәм итә алган.

Фәрит Мөхәммәтшин гаиләләрне ишәю белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

«Балаларыгызны үстерегез һәм аларны бәхетле итегез. Хәзер бу сезнең бурыч», - дип теләкләр теләде ул яшь әти-әниләргә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, аның «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзелгән әлеге яңа перинаталь үзәккә беренче тапкыр килүе.

«Бу Россия Федерациясенең яңа гражданнары туа торган урын. Мин статистиканы өйрәнгән идем – бездә статистика әйбәт. Татарстанда ике, өч, дүрт балалы гаиләләр кимеми», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Россиядә илкүләм проектлар ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең уннан артык стратегик үсеш юнәлешен колачлый. 29 февральдә, Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, дәүләт башлыгы «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә», «Мәгълүматлар икътисады» дигән яңа илкүләм проектларны игълан итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus