Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы мәйданчыгында Татарстан Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе советының киңәйтелгән утырышын үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада катнашучылар республиканың фәнни-технологик үсеш программасын гамәлгә ашыру, югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларның сәнәгать предприятиеләре белән нәтиҗәле бәйләнешен киңәйтү хакында фикер алышты.
ТР Хөкүмәте башлыгы искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2022-2031 еллар илдә - Фән һәм технологияләр унъеллыгы, республикада исә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә 2024 ел Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.
«Фәнни-технологик үсеш программасы республика дәрәҗәсендә кабул ителде һәм бүген гамәлгә ашырыла. Республиканың биш югары уку йорты «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык федераль программасында катнаша. Югары уку йортларының икътисадның реаль секторы предприятиеләре белән үзара бәйләнеше - анда катнашуның мәҗбүри шарты», - дип искәртте Алексей Песошин.
Болардан тыш, югары белем бирү һәм сәнәгать предприятиеләренең кооперациясе максатында Татарстан Республикасы «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша.
«Бүген белем бирү, фән һәм сәнәгать арасында нәтиҗәле бәйләнеш һәм кооперация элемтәләренең яңа алымнарын булдырырга, булганнарыннан актив файдаланырга кирәк», - диде ТР Премьер-министры.