Җәй ахырында Татарстанда җылы һәм коры һава торышы көтелә, температура +28 градуска кадәр күтәреләчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шулай диелә.
Иртәгә, 23 августта, республика аз болытлы антициклонның үзәк өлешендә була. Явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, көндез +21..+26 градус тәшкил итә.
Шимбәгә каршы төндә, 24 августта, коры һава торышы көтелә, температура +8..+13 градуска кадәр түбәнәя. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин. Көндез исә төбәккә атмосфера фронты килә. Шул сәбәпле көнбатыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Көндез һава температурасы +22..+27 градус тәшкил итә.
Якшәмбе, 25 августта, Татарстанда һава торышына атмосфера фронты йогынты ясавын дәвам итә. Кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус тәшкил итә, көндез исә +22..+27 градуска кадәр күтәрелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары нигезендә, киләсе атна башында республика чираттагы антициклон йогынтысына эләгә, явым-төшем ихтималы аз. Көндез температура фоны +25..+28 градуска кадәр күтәрелә. Уртача температура нормадан 4-5 градуска югарырак була.