9-10 сентябрьдә Казанда Мәдәни мирасны цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре турында «Наследие в цифре» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция РФ Хөкүмәте, Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырыла торган KAZANDIGITAL WEEK 2024 халыкара форумының бер өлеше булачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конференциядә катнашалар:
- башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкилләре (РФ Мәдәният министрлыгы, Россия Төзелеш министрлыгы, Россия Икътисади үсеш министрлыгы);
- Россия субъектлары башкарма хакимиятенең мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендәге вәкаләтле органнары җитәкчеләре һәм белгечләре;
- югары белем бирү оешмалары, фәнни һәм проект оешмалары вәкилләре;
- мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә аттестацияләнгән экспертлар.
Конференция мәдәни мирасны цифрлаштыру өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә, шулай ук мәдәни мирас объектларын исәпкә алу һәм саклау, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләрендә цифрлы технологияләрне керткәндә һәм кулланганда бердәм алымнар эшләүгә юнәлдерелгән.
Конференциянең төп тематик юнәлешләре:
- «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни ядкарьләр) Бердәм дәүләт реестры»н алып бару һәм тулыландыру;
- дәүләт хезмәтләре күрсәтү, аларны электрон рәвешкә күчерү;
- мәдәни мирас объектларын саклау зоналарын эшләүдә цифрлы технологияләр куллану;
- цифрлы археология: рельефның цифрлы модельләрен ясау, фотограмметрия; цифрлы карталарны ясау һәм алып бару;
- төбәк мәгълүмат системалары;
- контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үткәрү;
- мәдәни мирас объектларын мәгълүмати модельләштерү (BIM технологияләре): гамәлгә ашыру, гамәлгә кертү, куллану.
Конференциядә катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк. Конференциядә һәм форумда катнашу бушлай. 2024 елның 1 сентябренә кадәр онлайн-теркәлергә мөмкин.