Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә Тукай һәм Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар. Тантанада кунаклар һәм Россия башкаласында яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Сәйфиева яза.

Мәдәният көннәре кысаларындагы чараларда Татарстан вице-премьеры — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты. Ул бәйрәм сүзе белән чыгыш ясады.

«Безнең Мәскәү дусларыбызга, татарларга, кадерле кунакларга биредә җыелган өчен рәхмәт. Тукай – безнең яраткан бөек шагыйребез, мәдәниятебез, мирасыбыз. Без бүген шулай ук героебыз Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдык. Бу махсус операция үткәрү вакытында аеруча әһәмиятле һәм символик», - диде ул.

Советлар Союзы Героена монумент Мәскәүдә 2012 елның августында ачылды. Ул Муса Җәлил исемендәге урамда урнашкан. Бүгенге тантана герой-шагыйрь һәм аның көрәштәшләре үлеменә 80 ел тулуга багышланган, дип искәртте Әхмәтшин.

Габдулла Тукайга һәйкәлне Новокузнецкий урамындагы скверда, башкаланың Татар мәдәни үзәге янында 2011 елда куйганнар. Бу урын очраклы гына сайланмаган, чөнки нәкъ менә биредә, Мәскәү елгасы артында элеккеге Татар бистәсе урнашкан.

Тантанада Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов, шагыйрә Илсөяр Иксанова, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Факил Сафин һәм башкалар катнашты.

Чәчәкләр салу тантанасы традиция буенча татар халкының Тукай шигырьләренә язылган «Туган тел» рәсми булмаган гимнын коллектив башкару белән тәмамланды.

Моннан тыш, бүген Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре белән иҗади очрашу узды. Башкалага Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары: Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, ТР Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин, Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рифат Саләх һәм «Белла» әдәби премиясе лауреаты Эльвира Һадиева килде.

Татарстан язучылары ел саен укучылары белән аралашу һәм башкала әдәбият сөючеләренә үз әсәрләре турында сөйләү өчен Мәскәүгә килә. Мондый очрашулар инде күптән Мәскәүдә ТР мәдәнияте көннәренең күркәм традициясенә әверелде.

Искәртик, 22 августта башкала Кино йортында Татарстан мәдәният осталары бәйрәм концерты узачак. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та булыр, дип көтелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus