Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илсур Һадиуллин бердәм дәүләт имтиханын бетерү турында сорауга җавап бирде

Бердәм дәүләт имтиханын бетерү мәсьәләсе хәл ителмәгән. Бүгенге көндә БДИ – укучыларның белемнәрен бәяләүнең бердәнбер формасы. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туры эфир вакытында белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Бәлки, үзгәрешләр булыр. Без әлегә алар турында сөйли алмыйбыз, чөнки мәсьәлә ахыргача хәл итеп бетерелмәгән. Бәлки, БДИны югары уку йортларына керүчеләр өчен калдырырлар. Аттестат алу өчен балаларның белемнәрен бәяләүнең башка формалары була ала. Әлегә мин булачак чыгарылыш укучыларына укуларын, барлык фәннәрне белүләрен телим», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Россия укучылары бердәм дәүләт имтиханын инде 15 елдан артык тапшыра. «Ун ел элек булган БДИ белән бүгенге БДИ арасында җир белән күк аермасы. Барлык биремнәр уйланылган, алар балаларның функциональ грамоталылыгын исәпкә ала. Бу белемнәрне гамәлдә куллана белүне аңлата. Әлбәттә, белемнәрне бәяләүнең илкүләм системасы кирәк, бездә ул модернизацияләнә», - дип өстәде ул.

Спикер сүзләренчә, август азагында Мәскәүдә Татарстан вәкилләре катнашында бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus