Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан яшьләре «Тере флаг» акциясендә катнашты

Бүген Татарстан башкаласында яшьләр иҗтимагый оешмаларының 300дән артык вәкиле РФ Дәүләт флагы көненә багышланган флешмобта катнашты. Чараны «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге һәм Казан шәһәре Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырды.

«Мондый акцияләр яшьләрне берләштерә, Туган илгә мәхәббәт һәм гражданлык җаваплылыгы тәрбияли. Россиянең Дәүләт флагы көне кебек мөһим даталар — ул безнең илнең зур тарихы барлыгын һәм аны, якты киләчәк төзер өчен, һәркем белергә тиеш булуын искәртү», - дип билгеләп үтте республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков.

Акция кысаларында Татарстанның иҗтимагый оешмалары активистлары һәм студентлары Меңъеллык мәйданында җыелды һәм Россия Федерациясенең «тере» флагы рәвешле тезелде.

«Флаг — ул безнең илнең символы, һәм аның һәр төсе мөһим мәгънәгә ия. Ак – ул тынычлык, зәңгәр — ул ышаныч, ә кызыл төс — көч. Үсеп килүче буын, бүген биредә булган яшьләр — дәүләтнең чын патриотлары һәм таянычы. Россия гражданнарының бердәмлеге – төп байлык», - дип сөйләде махсус хәрби операция ветераны Альфред Хәйбуллин.

  • Мондый акция Татарстанда гына түгел, илнең башка шәһәрләрендә дә ел саен үткәрелә. Дәүләт флагы көне 1994 елда расланган һәм 22 августта билгеләп үтелә.
  • Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә уза. 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана. Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР — Россиянең либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ - Россия Федерациясенең коммунистик партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus