Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Республика клиник онкология диспансерында намаз уку бүлмәсен яңарттылар

Татарстанның Республика клиник онкология диспансерында мөселманнар өчен яңартылган намаз уку бүлмәсе ачылды. Ул теләгән һәркем намаз укый алсын өчен ир-атлар һәм хатын-кызлар өлешенә бүленгән.

Республика клиник онкология диспансерында намаз уку бүлмәсен әле 2018 елда ук ачканнар, әмма аңа ремонт кирәк иде, хәзер аны төзекләндерү эшләре тәмамланды. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров билгеләп үткәнчә, бу бүлмәгә ихтыяҗ зур.

«Авыру кеше Аллаһы Тәгалә ярдәменең кирәклеген аеруча нык тоя һәм Аңа мөрәҗәгать итү өчен бирегә килә, догалар укый һәм аңа җиңелрәк булып китә. Пациентларның барысы да Коръәнне дөрес укый белми, кайберләрендә Аллаһы Тәгаләгә ничек мөрәҗәгать итәргә дигән сорау туа. Шуңа күрә Апанай мәчете хезмәткәрләре аларга ярдәм күрсәтә, намаз уку тәртипләрен өйрәтә, нинди сүрәләр укырга кирәклеген әйтә», - дип искәртте Нияз хәзрәт Сабиров.

Намаз уку бүлмәсе Апанай мәчете мәхәлләсенең тырышлыгы белән яңартылган. Биредә рухи ярдәм даими рәвештә күрсәтелә. Хәзер монда Республика клиник онкология диспансерының дин тотучы пациентлары өчен уңайлыклар тагын да арткан.

«Кешегә яман шеш диагнозы куйгач, аның тормышы тамырдан үзгәрә. Бүген без күп нәрсәне дәваларга өйрәнсәк тә, күпләр аны хөкем карары дип саный. Шуңа да карамастан, бу пациент өчен зур стресс, чөнки диагноз аның тормышын ике өлешкә бүлә. Кеше рухи әйберләр турында күбрәк уйлый башлый», - дип искәртте Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Илсур Шәймәрданов.

Бүлмә ачылышына хастаханәнең дин тотучы табиблары да (алар эштә тәнәфес вакытында намаз уку мөмкинлегенең әһәмиятен билгеләп үтте), пациентлар да килде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus