Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе ярымфиналында кызлар токмач кисте

Казанда 11нче тапкыр халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналы бара. Бәйге дәвамында биш чит ил һәм Россиянең 25 төбәгеннән килгән кызлар аш-су һәм кул эше этабын үтә. Алар «Туган авылым» комплексында токмач кисте.

Токмач кисү остаханәсен «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова үткәрде.

«Без һәр елны кызларга кул эшләрен өйрәтәбез, төрле камыр ашлары пешерәбез. Күп игътибарны токмач кисүгә бирәбез. Чөнки татар хатын-кызы камыр белән эшли белә икән, димәк, бу кыз киләчәктә милләт анасы була ала. Димәк, ул кул эшләренә өйрәнгән дигән сүз», – диде ул.

Бәйгедә кызларны камыр басу, җәю, токмачны кисү буенча бәяләделәр. Кадрия Идрисова әйтүенчә, бөтен кызлар да биремне үтәде. Араларында токмачны ике төрле итеп кисүчеләр дә булды.

«Оренбургтан килгән Алсу Байгильдина ике төрле алымны да күрсәтте. Ул гадәти итеп тә кисте, тәңкә токмач та кисте. Кукмара, Мамадыш, Арча икенче гильдия сәүдәгәрләре, Екатерина II кушуы буенча Казахстан белән араны яхшырту өчен Оренбург якларына киткән. Шулай итеп, тәңкә токмач, кияү токмачы Оренбургта сакланып калган. Оренбург татарлары бик хөрмәтле кунак килгәндә тәңкә токмач кисәләр», – дип аңлатты Кадрия Идрисова.

Ярымфиналда катнашучы кызлар кул эше этабында чулпы ясаячак. Шулай ук, аларны иҗади этапта бәяләячәкләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus