Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нурлат районында махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен этнопикник үткәрделәр

Татарстанның Нурлат районында Гаилә елы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен этнопикник оештырылды. Чара җирле Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә Нурлат шәһәренең Сахароваров микрорайоны скверында узды. Балалар халык уеннарында катнашты, милли киемнәр киде, биеде, тәм-том һәм җиләк-җимеш белән сыйланды.

«Без мондый чараларда еш булабыз. Алар безгә шунысы белән ошый – биредә ярдәм итәргә атлыгып торалар, мин улым белән ялгыз калмавымны аңлыйм. Бу безгә көч бирә. Без биредә һәркем үз героен көтүче зур бер гаилә кебек», - диде акция кунакларының берсе Азалия Галина (аның ире ике ай элек РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән).

Хәзерге вакытта Нурлат районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның 200дән артык гаиләсе яши. Алар өчен күп кенә мәйданчыкларда мәдәни-ял чаралары үткәрелә. Халыклар дуслыгы йортында хәрбиләрнең хатыннарын һәм балаларын аена бер тапкыр кунакка чакырырга ниятлиләр.

1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүнең күләме арту РФ Президентының 1 августтан һәм ел ахырына кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум (195 мең урынына) күләмендә федераль түләүләр турындагы яңа указы белән бәйле.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Гөлназ Хәсәншина катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus