Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чүпрәледә авыл җирлекләренә тракторлар бирделәр

Яңа «МТЗ-82» тракторлары Чүпрәле районы авыл җирлекләренә 2023 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаган Татарстан Республикасы авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча бирелде. Бу хакта «Туган як» сайтында Ранилә Алиуллова яза.

Әлеге бәйгенең быелгы җиңүчеләре — Шланга, Чуваш Чүпрәлесе, Иске Чокалы һәм Иске Чүпрәле авыл җирлекләре. Җиңүче территорияләр башлыкларына яңа техника ачкычларын район башлыгы Марат Гафаров тапшырды.

«Җирлекләргә техника бик кирәк. Яңа техника сезгә елның теләсә-кайсы вакытында ярдәмгә киләчәк», — дип, район башлыгы җитәкчеләргә зур уңышлар теләде.

Республиканың авыл җирлекләре арасындагы әлеге конкурс авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының халык тормышы сыйфатын яхшырту һәм авылның социаль мөһим проблемаларын хәл итү буенча эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннын үткәрелә.

—Конкурста катнашып, грант отуыбызга бик шатландык. Хәзер безнең авыл җирлегенең үзенең техникасы бар. Аның ярдәмендә кыш көне урамнарны кардан арындырырга, өмәләрдә чүп-чар төяргә, йөк ташырга мөмкин булачак, – дип уртаклашты сөенече белән Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров.

—Әлегә кадәр авылдагы үләннәрне чаптырырга, кышын кардан чистартырга шәхси тракторы булучыларны гозерләдек. Рәхмәт, тыңладылар. Хәзер, шәхси транспортыбыз булгач, бу проблема хәл ителде, — диде Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов та.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus