Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Укучылар «хезмәт» дәресендә пилотсыз очкычлар технологияләрен өйрәнә башлаячак

«Хезмәт» фәне буенча мәктәп программасына пилотсыз очу аппаратлары технологияләренә багышланган модуль керәчәк. Яңа блокны өйрәнү өчен берничә сәгать вакыт каралган. Бу хакта журналистларга Казанда «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Кайбер модульләр «хезмәт» фәне буенча өстәмә темалар белән киңәйтелде. Кайбер темаларга эчтәлек буенча төзәтмәләр кертелде. Мисал өчен, пилотсыз авиация системаларына багышланган шундый модуль яки темалар блогы барлыкка киләчәк», - дип сөйләде спикер «Татарстан – казанышлар республикасы» матбугат туры вакытында.

Мөҗипов яңа уку елыннан мәктәп программасында «технология» урынына «хезмәт» фәне барлыкка киләчәген искәртте. Монда һөнәри юнәлешкә багышланган берничә яңа модуль өстәләчәк. Шул ук вакытта сәгатьләр саны һәм фәнне укыту, узган елдагы кебек үк, кала.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары «тормыш иминлеге нигезләре» (ОБЖ) фәне урынына «Туган илне саклау һәм иминлек нигезләре» барлыкка киләчәк, дип өстәде. «Бу фәнгә өйрәнү җыеннары, башлангыч хәрби әзерлек һәм «тормыш иминлеге нигезләре» фәне кергән. Тугыз модульгә ике яңа модуль барлыкка килә. Бу шундый җыелма фән», – диде ул.

Спикер сүзләренчә, бу ике фәнне модернизацияләү белән бәйле рәвештә тормыш иминлеге нигезләре һәм технология укытучылары квалификация күтәрү узачак.

«Кадрлар составында бернинди үзгәрешләр дә планлаштырылмый, чөнки бу фәннәр педагогларына таләпләр шул ук кала. Аларның яңа уку елында укытачак материаллары яңартыла», - дип йомгаклады ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus