Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Самара өлкәсенең сәүдә-икътисади элемтәләре киң

Татарстан һәм Самара өлкәсе, Россиянең төп сәнәгать төбәкләре буларак, һәрвакыт икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек итте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищев белән очрашуда әйтте.

Соңгы мәгълүматларга караганда, ике төбәкнең товар әйләнеше 30 млрд сум тәшкил иткән. Татарстан Самара өлкәсенә бензин һәм дизель ягулыгы, йөк һәм җиңел автомобильләр, химия предприятиеләре продукциясен, азык-төлек продуктларының һәм халык куллана торган товарларының киң спектрын, медицина җиһазлары һ. б. җибәрә. Самара өлкәсеннән республикага йөк һәм җиңел автомобильләр, түбә материаллары, агросәнәгать комплексы, машина төзелеше продукциясе һәм башкалар кертелә.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Самара өлкәсе - бай сәнәгать һәм фәнни потенциаллы төбәк. Безне тарихи яктан яхшы һәм партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Безнең сәүдә-икътисади элемтәләр киң», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе аерым игътибарны губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручының татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән хезмәттәшлек итүенә юнәлтте.

Вячеслав Федорищев билгеләп үткәнчә, Татарстан күп күрсәткечләр буенча төбәк өчен үрнәк, шулай ук якын арада өлкәне үстерүнең яңа программасын кабул итү турында белдерде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Очрашу азагында алар Татарстан һәм Самара өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2024-2027 елларга чаралар планын имзалады, дип сөйләде Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus