Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда республика Дәүләт Советына сайлау өчен бюллетеньнәр бастыру төгәлләнә

«Идел-Пресс» нәшриятында VII чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлар сайлау, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнарына депутатларын өстәмә сайлау өчен бюллетеньнәр бастыру тәмамланып килә. Бу турыда журналистларга предприятиенең генераль директоры Әнәс Әскәров сөйләде.

«Аларны бастыруга барлыгы тугыз тәүлек сарыф иттеләр, эш тәүлек буе алып барылды. 14 августта без бу эшне башладык һәм иртәгә аны тулысынча тәмамлыйбыз<...>. Бюллетеньнәр бастыруга 50 тоннадан артык кәгазь һәм 500 килограммнан артык буяу тотылды», - дип шәрехләде ул.

Нәшрият партия исемлеге буенча 2,9 млн бюллетень әзерләгән инде, шундый ук тиражны бер мандатлы округлар буенча бастыралар. Тавышларны санауның техник чараларын, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын кулланып тавыш бирү өчен 94,3 мең бюллетень әзерләгәннәр. Алар барысы да сортларга аеру, санау, кисү, төрү стадиясен узачак.

Искәртик, 2024 елның 8 сентябрендә Республиканың VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау уза. 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы округлар буенча сайлыйлар. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше үз кандидатурасын күрсәтте: 179 — бердәм республика округы буенча, 248 — бер мандатлы округларда. Татарстан парламенты депутатларын сайлауда барлыгы алты сәяси партия катнаша.

Биш партия («Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр») бердәм округ буенча да, бермандатлы округларда да кандидатлар күрсәтте. Тагын бер партия - «Гражданнар инициативасы» - берничә бермандатлы округта үз кандидатларын тәкъдим итте. Моннан тыш, бермандатлы округларда 12 кеше үзен-үзе күрсәтте.

Күптән түгел Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ТР Дәүләт Советына өч партиядән кандидатлар исемлеген теркәде. Алар - Татарстанда «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» төбәк бүлегеннән 44 кеше, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән 57 кеше һәм КПРФның Татарстан бүлегеннән 23 кеше. Моңа кадәр, 18 июльдә, ЛДПР (6 кеше) һәм «Яңа кешеләр» (44) тәкъдим иткән исемлекләр теркәлү узды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus