Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда татар абыстайлары форумы үтте

Россия ислам институты бинасында II Татар абыстайлары форумы булып узды. Әлеге чарада Татарстанның 39 мөхтәсибәтеннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, шулай ук Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар – барлыгы 100 мөслимә килде. Катнашучылар арасында Ульяновск өлкәсеннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан кунак булып килгән абыстайлар да бар иде. Форум Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында оештырылды.

Форумның төп темасы – мөселман гаиләсенең тотрыклылыгын һәм асылын саклау, яшьләрне гаилә коруга һәм балалар алып кайтырга өндәү, аерылышучылар санын киметү.

Форум эше Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов тарафыннан Коръән аятьләре укылу белән башланып китте. Дога кылганнан соң, татар абыстайларына Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Ул абыстайларының милләт тормышында һәрвакыт мөһим урын алып торуын, дин, тел һәм милли үзенчәлекләрне саклап калуда мөһим ролен ассызыклады.

Әлеге чарада шулай ук Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин да чыгыш ясады. Ул XX йөз башында татар мөслимәләренең мәгариф үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте: абыстайлар мәктәп-мәдрәсәләр, беренче кызлар гимназияләре ачкан.

Форумда төп доклад белән Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина чыгыш ясады. Ул хәзерге абыстайларның эшчәнлегенә тукталды һәм аларның төп башлангычларын мәшһүр татар хатын-кызлары казанышлары белән чагыштырды. Наилә ханым абыстайларны гел шулай актив булырга һәм ирешкән уңышлар белән генә туктап калмаска чакырды. Мисал өчен, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында абыстайлар гаилә мәсьәләләре буенча үз эшчәнлекләрен киңәйтергә ниятли, шул исәптән булачак киленнәрне гаилә тормышына әзерләү ниятләнә.

Наилә ханым 26 актив абыстайның күп еллык хезмәтләрен билгеләп, рәхмәт хатлары һәм мөфти исеменнән «Казан басмасы» Мүсхәфләрен тапшырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus