Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2024 елда ашлык уңышы буенча фаразны саклап калды

Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2024 елда Россиядә ашлык уңышы буенча фаразны 132 миллион тонна дәрәҗәсендә һәм агымдагы авыл хуҗалыгы елында экспорт буенча фаразны 60 миллион тонна дәрәҗәсендә саклап калды, дип хәбәр итте журналистларга министрлык башлыгы Оксана Лут. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Начар һава торышын үттек кебек, барлыгы 1,1 миллион гектар (чәчүлекләр-ред.) юк булды. Уңдырышлылык буенча да яхшы гына бардык. Әмма хәзер Уралны су баса, анда урып-җыю эше авыр бара. Анда ашлык үсеп чыккан инде – дөрес, бераз гына, әмма авыр. Көньякта – корылык. Шуңа күрә әлегә 132 миллион тонна итеп тотабыз. Аны киметү ягына да, арттыру ягына да үзгәртергә нигез юк. Әлегә шулай торабыз», - диде Лут, 2024 елда ашлык җыю буенча фараз турындагы сорауга җавап биреп.

Ул билгеләп үткәнчә, юк булган 1,1 миллион гектар мәйданның 26 проценты гына иминиятләштерелгән булган. «Безгә иминиятләштерү буенча өстәмә эш башкарырга кирәк, нәкъ менә мәгърифәтчелек эше. Чөнки барысы да урысча «авось»ка өметләнә, безгә эләкмәс әле, ди. Ә бу ел барысына да эләгүне күрсәтте, була ала торган бөтен нәрсә булды», - дип белдерде министр.

Аның сүзләренчә, иминиятчеләр инде 1,1 миллиард сумны кайтарган. «2,5 миллиард сумга кадәр тагын түләргә тиешләр, әмма түләү уңыш җыеп алганнан соң булачак, чөнки анда мультикуркынычлы иминиятләштерү программасы, бер гектардан күпме алганны караячаклар, зыянга төгәл бәя бирәчәкләр», - дип аңлатты Лут.

Ул шулай ук агымдагы авыл хуҗалыгы елында Россиядән ашлык экспортлау (1 июльдә башланды) буенча фаразны раслады. «Ашлык җыеп алу буенча 132 миллион тонна фаразлануыннан чыгып, без бу сезонда экспорт буенча 60 миллион тонна фаразлыйбыз», - диде авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus