Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Синең чират» форумында катнашучылар Татарстанның 7 районы турында фильм төшерәчәк

19 августта Яшел Үзәндә беренче «Синең чират» («Твоя очередь») форумы узды. Аннары ул Татарстанның тагын 6 шәһәрендә була. Ул республикада яшәүче яшьләргә төбәктә булдырылган мөмкинлекләр турында сөйләүгә, шулай ук аларны Татарстанның яшьләр көн тәртибенә кертүгә юнәлдерелгән. 7 район турында җиде кыска метражлы фильм мирас булачак, аларны форумда катнашучылар үзләре төшерә. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Бу фильмнар өчен сценарийны яшьләр үзләре язуы аеруча мөһим булып тора. Моның өчен иҗади хакатон булдырылачак, анда үз районы турындагы картинаның гомуми концепциясе буенча идеяләре һәм теләкләре белән уртаклашырга теләүчеләр чакырыла. Без мондый төр продукт киң таралыш алачак дип саныйбыз», — диде спикер.

Форум программасын өч зур блокка бүлеп була: интерактив, мәдәни һәм үсеш.

Интерактив программа коммерцияле булмаган яшьләр оешмалары күргәзмәсен, Татарстан брендларыннан продукция маркетын, яшь гаиләләр өчен фотосессияләрне, мастер-классларны һәм башкаларны үз эченә ала.

Үсеш блогы барышында катнашучылар яшьләр көн тәртибендәге актуаль темаларга лекторий, практикум һәм тренировка программаларына йөри, психология, сәяхәтләр турында күбрәк белә ала, биредә булачак фильмнар өчен сценарийлар да эшләнә.

Ә йомгаклау чарасы буларак һәр шәһәрдә республиканың иң яхшы башкаручыларыннан диджей-сетлар белән кичә үткәрелә.

«Синең чират» форумы 21 августтан 30 августка кадәр республиканың түбәндәге шәһәрләрендә дәвам итәчәк: 21 августта Буада, 22 августта Бөгелмәдә, 24 августта Чаллыда, 26 августта Түбән Камада, 28 августта Чистайда, 30 августта Казанда.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus