Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2024 елда Татарстан югары уку йортларына иң күп бюджет урыннары бүлеп бирелгән

Татарстан Республикасына 2024-2025 уку елына иң күп бюджет урыннары бүлеп бирелгән – гомумән Россия буенча (2022 елдагы плебисцитлардан соң кушылган төбәкләрне исәпкә алып) 621 321 урын арасыннан 23 083 урын. Бу РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларыннан билгеле булды.

Югары уку йортларында бюджет урыннары саны буенча икенче һәм өченче урыннарда Свердловск (19 278) һәм Ростов (18 352) өлкәләре тора. Яңа территорияләрдәге югары уку йортларына 29 304 бюджет урыны туры килә.

Гомумән алганда, төбәк югары уку йортларына бюджет урыннарының 73 проценттан артыгы бүлеп бирелгән. Моңа Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның урынбасарлары белән киңәшмәсе барышында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко игътибар итте, дип хәбәр итә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.

«Бүгенге көндә белем бирү оешмалары 5,8 мең бюджет урынлык өстәмә кабул итү игълан итте. Ул 29 августка кадәр тәмамланачак», - дип өстәде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Кабул итү кампаниясе вакытында 1 миллионнан артык абитуриент 2,8 миллионнан артык гариза биргән – узган ел белән чагыштырганда 100 меңгә күбрәк. Укырга керүчеләр арасында дәвалау эше, педиатрия, педагогик һәм инженер белеме иң популяр юнәлешләр булды, дип билгеләп үтте ул.

Чернышенко Россия Президенты Владимир Путинның югары белем бирүнең яңа илкүләм системасын формалаштыру буенча йөкләмәсе кысаларында пилот проектын гамәлгә ашыру дәвам итүгә аерым тукталды.

Моңарчы ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда Татарстан югары уку йортларына бүлеп бирелә торган бюджет урыннары саны 5 процентка арткан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus