Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскида «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясенә кушылдылар

Лениногорскида беренче сыйныфка баручы балаларга портфель тапшырдылар. Чара Мәдәният сараенда үтте. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина хәбәр ителә.

Балаларга мәктәпкә әзерләнергә предприятие-оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, бизнесменнар, депутатлар, администрация булышкан. Быел портфельләр аз тәэмин ителгән гаиләдәге балаларга, хәрби операциядә катнашучы гаиләләрнең балаларына да тапшырылды. Барлыгы 92 портфель бирелде, гомумән акция кысаларында, 2024-2025 уку елына 300дән артык балага ярдәм күрсәтеләчәк.

Мәктәпкә баручы кызлар-малайларны портфельле булу шатландырды. 8нче мәктәпкә укырга керергә җыенучы Артем Коновалов портфель эчендәге төсле дәфтәрләрне ошаткан.

«Портфельдә пенал, ручкалар, дәфтәрләр бар. Барысын да карап бетермәдем әле. Мәктәпкә барасы килә. Мин иҗекләп укый беләм, үз исемемне язам, санарга да өйрәндем. Минем белән бергә балалар бакчасында йөргән Миша да барачак мәктәпкә. Бер класста булырбызмы икән, белмим», - ди Артем.

Ул велосипедта, самокатта йөрергә яратканын, футбол, теннис белән мавыгуын да әйтте. Әтисе Никита Коновалов: «Улыбыз мәктәпкә әзерлек курсларына йөрде. Яхшы гына укыр дип уйлыйбыз. Мәктәп формалары алдык. Бүген менә портфель бирделәр. Булышучы предприятиеләргә рәхмәт, яхшы акция оештырганнар», - ди.

Мәдәният сарае залында балаларга күңелле чара әзерләнгән иде һәм мультфильм күрсәттеләр.

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул баланы мәктәпкә әзерләгәндә өстәмә ярдәм таләп ителә торган гаиләләргә булышуга юнәлдерелгән. Балалар кирәкле канцелярия белән тулы мәктәп портфельләре алалар.

Фото: © Рамия Гарифуллина

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus