Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Министрлар Кабинеты контракт төзегән хәрбигә 400 мең сум түләү кагыйдәләрен раслады

Россия Хөкүмәте контракт төзегән хәрби хезмәткәрләргә 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыру кагыйдәләрен раслады. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында сөйләде. Видео Хөкүмәт телеграм-каналында бастырылган.

«Илкүләм мәнфәгатьләрне, илнең киләчәген яклаучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, әлбәттә, социаль гарантияләр белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Бу төрле түләүләргә, ташламаларга, компенсацияләргә, шулай ук белем алуда, эшкә урнашуда һәм дәвалануда ярдәм итүдә преференцияләргә кагыла», - диде Премьер.

Ул билгеләп үткәнчә, Президент Владимир Путин карары белән беренче тапкыр контракт төзүче махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бер тапкыр түләнә торган акча күләме 2 тапкырга, ягъни 400 мең сумга кадәр арттырылачак. Бу сумманы Россиянең дүрт яңа төбәге территориясендә махсус хәрби операция бурычларын үтәүче һәм 2024 елның 1 августыннан 31 декабренә кадәр чорда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр алачак.

Акча алу өчен хәрби хезмәткәргә ул хезмәт иткән хәрби часть командирына рапорт язарга кирәк. Боерык чыкканнан соң, 10 эш көне эчендә түләү башкарылачак.

Искәртик, 31 июльдә Владимир Путин 1 августтан контракт төзүчеләргә 400 мең сум түләү турындагы карарны имзалады. 1 августтан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1,7 млн сумга кадәр алырга мөмкин.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.16:27

Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 88002225900 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus