Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сәлимгәрәев Дәүләт Советына сайлау алды кампаниясендә фейклар ихтималы турында кисәтте

Бүген сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумында дәүләт гаммәви мәгълүмат чараларының әһәмияте һәм шәхси басмалар тарата торган фейклар турында сөйләштеләр. Бу теманы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев күтәрде.

«Мин дәүләт басмалары хакында ни өчен сөйлим, дәүләт бушлай мәгълүмат өчен ник аларны сайлый? Хәзерге вакытта фейкны дөреслектән аеруы шактый кыен. Соңгы вакытта фейкларны тарату ни дәрәҗәдә профессиональ һәм сыйфатлы итеп эшләнүен күрәбез, ягъни белмәгән кешеләргә аларны аеруы шактый кыен. Шуңа күрә монда дәүләт гаммәви мәгълүмат чараларының роле бик зур, чөнки анда мәгълүмат тикшерелә, аны дөрес чыганаклардан алалар», – дип белдерде Сәлимгәрәев.

Шәхси басмалар исә мәгълүматны кат-кат тикшермичә генә бастырып чыгара, дип саный республика агентлыгы җитәкчесе. Аның фикеренчә, бүгенге көндә халыкка беренче булып мәгълүмат җиткерү өчен көрәш бара һәм бу дөрес булмаган мәгълүмат таралуга китерә.

2024 елның 8 сентябрендә VII чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау узачак.

50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк – бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше үз кандидатураларын тәкъдим итте: 179 — республика бердәм округы буенча, 248 — бермандатлы округларда.

Татарстан парламентына депутатлар сайлауда барлыгы алты сәяси партия катнаша. Биш партия («Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия — патриотлар — дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр») бердәм округ буенча да, бермандатлы округларда да кандидатлар тәкъдим итте. Тагын бер партия, «Гражданнар инициативасы», берничә бермандатлы округта үз кандидатларын күрсәтте. Моннан тыш, бермандатлы округларда үзләрен тәкъдим итү тәртибендә 12 кеше бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus